Гомернең алтын чоры өчен сәламәтлек кагыйдәләре (18+)

8 сентябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Сәламәтлек» клубының чираттагы утырышы узды, анда ТРның атказанган табибы, «Танар» гаилә клиникасының баш табибы урынбасары Александр Николаевич Зотов белән очрашу булды. 

Встреча с врачом
990158e1-5918-4095-a37b-8f3470f672a8
872942f2-f916-4608-87ae-6d57c1e0d452
e9c49f89-ac26-4c10-9f08-3b7e48482d51

А.Н. Зотов пенсионерлар сәламәтлегенең аерым бер тема икәнен, чөнки организм үзенең физик һәм энергетик күтәрелеше чорын инде узган һәм аны тиешле дәрәҗәдә саклауның кайвакыт авыр булуын билгеләп үтте. Көзен өлкән яшьтәге кешеләрнең хроник авырулары аеруча көчәеп китә һәм сәламәтлек белән проблемалар башлана. Табиб өлкәннәргә кагылышлы берничә мөһим сорауны күтәрде. Катнашучылар эссе көнне нәрсә эчәргә ярый һәм ярамый, һава торышына бәйлелектән ничек котылырга, тышкы кыяфәттән авыру билгеләрен ничек танырга, ничек дөрес тукланырга кебек темаларны карады һәм фикер алышты. Шулай ук Александр Николаевич сәламәт тормыш рәвеше кагыйдәләрен үтәү, зарядка ясау һәм күбрәк хәрәкәтләнү серләре турында сөйләде. Чөнки актив хәрәкәт – гомерне озынайтучы һәм сәламәтлекне ныгытучы төп чараларның берсе. Шунысын ассызыклап китәргә кирәк, өлкән яшьтә хәрәкәт активлыгы тренажер залларында интенсив аэробиканы күзалдында тотмый, бу – элементар эшләр: скандинавия йөреше, иртәнге гимнастика, төрле физик күнегүләр. 
Очрашу азагында табиб барысы бергә гитара уйнавы астында үзенең яраткан «Как здорово что все мы здесь сегодня собрались» җырын җырларга тәкъдим итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: